Иминлек, тынычлык, уңышлар телибез!

2022 елның 9 июле, шимбә

Шәһәр һәм район мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!

Әлеге бәйрәм изге җирләргә хаҗ гамәле төгәлләнүен белдереп, бар дөнья мөселманнары арасында аерым урын алып тора. Мөселманнар өчен ул мәрхәмәтлелек һәм тынычлык, мөнәсәбәтләрне ныгыту, иманлы, юмарт, мәрхәмәтле булырга, бакыйлыкка күчкәннәрне истә тотарга, янәшәдәгеләрбезнең кадерен белергә, яратырга кирәклеген символлаштыру билгесе дә булып тора

Безнең район мөселманнары җәмәгать тормышында актив катнаша, агарту эшчәнлеген үстерүгә, үсеп килүче яшь буынны әхлакый тәрбияләүгә, безнең күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур тырышлык куя.

Кешеләрне изге уйларда, яхшы гамәлләрдә берләштерүче әлеге бәйрәмдә барыгызга да ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, иминлектә, тынычлыкта гомер итүегезне телим. Корбан бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар, яхшы хәбәрләр генә алып килсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International