Чистайда авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2021 елның 9 апреле, җомга

Район хуҗалыкларында техниканың әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов бәяләде.

Гадәттәгечә, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыкларда техника җентекле тикшерү уза. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре составындагы комиссия Чистай районы хуҗалыкларында технопаркны карады.

Комиссия әгъзалары машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлегенә, хезмәтне саклау дәрәҗәсенә, эш планнары булуга һәм башка күрсәткечләргә аеруча игътибар иттеләр.

- Күзгә ташлана торган беренче нәрсә-хуҗалыкларда техниканың сизелерлек яңартылуы. Моннан тыш, механизаторлар белән аралашканда, алар чәчү эшләренә яхшы кәеф белән керешергә планлаштыралар, дип билгеләп үтте. Кыр эшләренә вакытында керешеп, яхшы гына уңыш тупларбыз дип өметләнәм, – диде Чистай районында язгы кыр эшләренә әзерлекне Илдус Габдрахманов.

Ул шулай ук республикада уҗымнарның сыйфаты турында сөйләде.

- Тулаем республика буенча 560 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Аларның 97 проценты Яхшы, канәгатьләнерлек хәлдә. Кыш салкын булуга карамастан, уҗымнарның сакланышы өчен ул уңайлы иде, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Тикшерү ахырында комиссия әгъзалары механизаторларга куркынычсызлык техникасын һәм яңа коронавирус инфекциясеннән саклау чараларын катгый үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International