Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

25 март – кызыклы, мавыгучан, инициативалы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Сезнең идеяләр ярдәмендә районыбыз күңелле, кызыклы тормыш белән яши.

Быелгы ел Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы. Шәһәребездә күпмилләтле халыкның мирасы салынган уникаль мәдәни киңлек барлыкка килде. Сезнең иҗатыгыз һәм көндәлек хезмәтегез ярдәмендә безнең районда күңелле фестивальләр, концертлар, конкурслар үтә, яңа күргәзмәләр ачыла, мәдәни-агарту эшләре алып барыла.

Сезнең үз эшегезгә тугрылыгыгыз, осталыгыгыз, талантыгыз, тынгысызлыгыгыз, кешеләргә бүләк иткән күңел җылыгыз, яктылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезгә илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International