Чистайда медицина хезмәткәрләренә шифаханәгә юлламалар тапшырдылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 24 мартында 65+ яшьлек, Covid -19 авырып киткән һәм бернинди түләүләр дә алмаган сәламәтлек саклау оешмаларының амбулатор-сырхауханә челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә посткидан соңгы реабилитация өчен юлламалар тапшыру тантанасы булды.

Чистай муниципаль районындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе - КИУ (ИЭУП) директоры Ольга Добробравова һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәре, гомуми практика табибы, «Васильево»шифаханәсенә юллама тапшырдылар.

Валентина Васильевнаның медицинада 45 елдан артык эш стажы бар. Ул профессиональ эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бик күп бүләкләргә ия. 2001 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Валентина Васильевна «сәламәтлек саклау отличнигы»билгесе белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International