Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында халык арасында сораштыру үткәрелә

2021 елның 5 марты, җомга

Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Халыкара кулланучылар ассоциациясе быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы - «пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш»дип игълан итте.

Пластик пычрануга каршы көрәш-ул координацияләнгән карарлар таләп итүче глобаль проблема. Аерым алганда, товарлар сатып алганда экологик яктан тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итүгә һәм аны бөтен дөньяда кулланучыларны җәлеп итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле чаралар үткәрәләр, алар барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаталар. Көн тематикасына аерым игътибар бирелә. Кулланучыларның киң даирәсе фикерен өйрәнү максатыннан анкета-сораштыру эшләнде. Барлык теләүчеләргә сылтама буенча узарга һәм сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез.

https://chistopol.tatarstan.ru/anketa-opros-po-tematike-vsemirnogo-dnya-5182489.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International