Ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Ведомствоара комиссия эше кысаларында узган атна ахырында ВКС режимында утырыш үткәрелде, анда «КамЛит» ҖЧҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә әлеге категория хезмәткәрләренең хокуклары һәм ташламалары, шулай ук аларны бозган өчен эш бирүченең җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

Утырыш Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Кашапова Ләйсән Хәмзә кызы рәислегендә Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Пономарев Владимир Александрович, Россия Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Мортазин Рамил Дамир улы һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча 12 нче филиалы җитәкчесе Ярмушев Рамил Наил улы катнашында узды.

«КамЛит» ҖЧҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә яңадан укыту мөмкинлеге, «Өченче буын университеты», пенсияне индексацияләү, санитар-курорт дәвалавына акча средстволарыннан файдалану, өстәмә рәвештә пенсионерлар хокукларын бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерелде. Предприятие хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Башкарма комитет искә төшерә! Һәркем үз хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия. Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе аңа хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International