Ел башыннан цифрлы валюта мөлкәт булып санала.
Россиядә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында декларацияләрдә криптовалюталар турындагы мәгълүматларны күрсәтергә бурычлы. Бу хакта Чистай прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан «санлы финанс активлары, санлы валюта һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Бу үзгәрешләрнең асылы шунда ки, чиновниклар үзләренең Биткоин һәм башка криптовалюталары булган цифрлы валюта турында мәгълүмат бирергә тиеш.
- Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан ел саен декларацияләнергә тиешле керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар исемлеге киңәйтелде. Әлеге документ нигезендә, криптовалюта милек дип таныла һәм хәзер аның булуы, шулай ук цифрлы финанс активлары, санлы валюта сатып алу буенча чыгымнар турындагы мәгълүматлар билгеләнгән тәртиптә тапшырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте шәһәр прокуроры ярдәмчесе Наталья Олюшкина.