Быел фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Нәкъ менә шушы темаларны яшь артистлар үз чыгышларында чагылдырдылар, алар сәхнәдә безнең Татарстанның милли иҗади номерларын күрсәттеләр, рус, татар, шулай ук чуаш җырларын һәм биюләрен башкардылар.
Концертның беренче өлешеннән соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң сәхнәгә Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең бушаган нигездә урынбасары, шәһәр Советы депутаты Ольга Владимировна Доброва чыкты.
Аннары "Восток" мәдәни-ял үзәгенә җыелучылар игътибарына концерт программасының икенче өлешендәге иҗади номерлар тәкъдим ителде, шулай ук балаларны бәйрәм белән "Восток" мәдәни-ял үзәге артист - вокалисты, берничә тапкыр халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Рәис кызы Зарипова котлады.
I һәм II дәрәҗә диплом ияләре, шулай ук махсус чакыру алган балалар 13-14 мартта Чирмешән авылында узачак "Созвездие-Йолдызлык 2021" зона турына барачак, анда безнең район данын яклаячак. Укучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!!!