Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле чистайлылар, кадерле мөселманнар!

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн — мөэминнәр өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул мәрхәмәтлелеккә һәм бер-береңә ихтирамга өнди, гаилә бердәмлегенә хезмәт итә, кешеләрне якынайта, үз-үзенә ышанычны белдерә.

Чистай муниципаль районы мөселманнары күп еллар дәвамында, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм үзара аңлашуны раслауга зур өлеш кертеп, барлык традицион конфессияләр вәкилләре белән дус һәм тату яшиләр.

Дини традицияләр теләсә кайсы җәмгыятьнең әхлакый нигезен тәшкил итә. Чистай районында яшәүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен, бай мәдәни мирасын саклау һәм арттыру безнең уртак кайгыртучанлык булырга тиеш.

Мөселманнар киләчәктә дә конфессияара диалогны үстерүгә, кешеләр арасында үзара аңлашуны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм муллык, барлык игелекле башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Хөрмәт белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International