#БЕЗНЕҢБЕЛӘНБУЛГАНЫГЫЗӨЧЕНРӘХМӘТ

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге артистлары чираттагы мәртәбә “Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм бүләк иттеләр.

Учреждение инде бер ай үз-үзен изоляцияләү режимында эшли. Хезмәткәрләрнең һәм биредә тәрбияләнүчеләрнең хезмәт көннәрен бизәү өчен 28 майда Юлдашчылар өчен концерт оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, артистлар ачык һавада чыгыш ясады. Тамашачылар һәм артистлар арасында койма киртә булып торса да, алар бу минутларда җыр, музыка аша бердәм иде.

“Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлегенә оештырылган чара өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International