Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында территориаль ведомствоара баланс комиссиясе, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды.

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында территориаль сайлау комиссиясе утырышы узды.

ведомствоара баланс комиссиясе, территориаль

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы катнашында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырышта Чистай муниципаль районы бюджетының барлык дәрәҗәләренә салымнар буенча бурычлар, минималь хезмәт хакы күләменә бәйле мәсьәләләр, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлар барлыкка килүне булдырмау турында мәсьәләләр каралды.

Утырышка предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук салымнар буенча бурычлары булган физик затлар чакырылган иде.

Комиссиягә килмәгән катнашучыларның исемлеге Чистай шәһәре прокуратурасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International