Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тәкъдиме буенча яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында җыелыш үткәрелде. Белгечләргә профилактиканың төп чаралары җиткерелде, алар арасында шәхси һәм җәмәгать гигиенасы кагыйдәләрен үтәү, эш урыннарын дезинфекция чаралары белән чистарту, даими җилләтү, шәхси саклану чараларын куллану.