25 февраль көнне Римма Федоровна Алексеева үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярны җылы сүзләр белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.
2019 елның гыйнварыннан «Кадрлар резервы»проектының яңа сезоны старт алды. Кадрлар резервы-шәхси үсеш өчен менә дигән ресурс.
Кадерле чистайлылар һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне керәшен мәдәнияте ае ябылуга багышланган бәйрәм концертына чакырабыз.
Концерт «Восток» мәдәният йортында 27 февраль көнне 14.00 сәгатьтә башлана.
Турнирда Чистай, Түбән Кама һәм Кама шәһәрләреннән 40 тан артык боксчы катнашты. Турнир җитез кызлар арасында ярышлар сериясеннән башланды, күп кенә спортчылар үзләренең беренче ярышларын үткәрделәр, ә инде тәҗрибәле боксчылар аеруча кызыклы көрәш күрсәттеләр.
2019 елның 23-24 февралендә 4 нче номерлы «Мельничная площадь» ТОСта Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат турниры узды.
25 февральдә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбәрәкша улы Хәйруллинны 95 яшьлек юбилее белән котлады: аңа сәламәтлек һәм ныклы көч теләде. Ветеран хөрмәтле кунакны зур шатлык белән каршы алды һәм үзенең туган көне уңаеннан бүләкләр кабул итте.
25 февраль көнне шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре белән «түгәрәк өстәл» формасында очрашу узды
23 февраль көнне Луч мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды
Гаджет-кеше тормышын җиңеләйтү һәм камилләштерү өчен билгеләнгән кечкенә җайланма. Бу-соңгы берничә ел эчендә тормышыбызның барлык өлкәләренә бераз үтеп кергән зур булмаган электрон җайланмалар. Алар ишетәләр, күрәләр, җырлыйлар, шәхси компьютерга, смартфон яки башка җайланмаларга аксессуарлар буларак файдаланыла, диләр.
13 - 16 февральдә Мәскәү өлкәсе Чехов шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелеге узды. Анда Чистай шәһәренең "Батыр" балалар спорт мәктәбе спортчылары катнашып зур уңышларга ирештеләр. Аларны шушы җиңүләре белән Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.