13 - 16 февральдә Мәскәү өлкәсе Чехов шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелеге узды. Анда Чистай шәһәренең "Батыр" балалар спорт мәктәбе спортчылары катнашып зур уңышларга ирештеләр.
Аларны шушы җиңүләре белән Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.