28 октябрьдә Чистайда телевидениене профилактик өзү планлаштырылган. «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге» филиалы мәгълүматлары буенча «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» ФДУП, аналог («ТНВ «ТРК» АҖ) һәм цифрлы телевидение телеканаллары 02:00 дән 11:00 гә кадәр сүндереләчәк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 17 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән урыны белән томан;
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин;
- көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә җил көчәя.
«ЧМРда экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау» СЭПП «ышаныч телефоны» муниципаль максатчан программасы кысаларында, 2019 елның 10-30 сентябрендә ЧМР Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге ярдәмендә «Яшьләр Тынычлык, дуслык һәм иҗат өчен»муниципаль конкурсын уздырды.
2019 елның 14 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә туры китерелгән Сәламәтлек саклау ветераннары советы әгъзалары белән очрашу булды. Чарада Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Наилә Нигъмәтуллина, тармак ветераннары катнашты.
Физик әзерлек-ул физик сыйфатларны тәрбияләүгә һәм тәрбияләнүчеләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган уңайлы шартлар тудыручы функциональ мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән педагогик процесс. Педагогик процессның төп бурычы-балаларга физик тәрбия бирү, сәламәтлекне ныгытуга, уку-укыту хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
15 октябрьдә Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә – киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Бу хакта атна саен Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәргән җитәкчеләр планеркасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте.
Атна саен сишәмбе көнне Чистай муниципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрелә. Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов чираттагы тапкыр шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
15 октябрьдә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре атналык планеркасында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мобилизация секторының яңа җитәкчесе белән таныштырды.
9нчы октябрьдән ул - Вадим Зайков булды.