Физик әзерлек-ул физик сыйфатларны тәрбияләүгә һәм тәрбияләнүчеләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган уңайлы шартлар тудыручы функциональ мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән педагогик процесс. Педагогик процессның төп бурычы-балаларга физик тәрбия бирү, сәламәтлекне ныгытуга, уку-укыту хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Чистай балалар йортында физик үсеш һәм әзерлек тренировкалар, ярышлар һәм уен процессы аша башкарыла. Берничә ел дәвамында Чистай балалар йортында матди-техник база яхшыра. Велотренажерлар, йөгерү юллары бар, бокс белән шөгыльләнү өчен аерым урын, йөгерү, тимераякта шуу, хоккей уйнау өчен кирәк-яраклар бар.
2019 елның сентябрендә Ямашнефть НГДУ башлыгы В.В. Смыков чираттагы тапкыр урамда спорт комплексы рәвешендә тәрбияләнүчеләргә саф һавада шөгыльләнү өчен бүләк ясады.
Чистай балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре В.В. Смыковка тәрбияләнүчеләрнең сәламәт яшәү рәвешен һәм балалар спортын үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.