Кичә базарларда һәм сәүдә комплексларында сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшкуарлар белән товарларга маркировканы алып бару белән бәйле салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина үткәрде.
«Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшчәнлеге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның, якыннарының һәм туганнарының ярдәменнән мәхрүм калган язмышларының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узды, чарада Чистай шәһәренең «Лидер» спорт мәктәбе вәкилләре катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән хезмәт варианты режимында эшләячәк, патруль нарядлары маршрутлары бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарга якынайтылачак.
2019 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
Быел шәһәрдә барлыгы 9 чыршы һәм чыршы комплексы урнаштырылачак.
1999 елның 23 декабрендә Тегермән мәйданы микрорайонында «Елка 2020» ачылуга бәйле рәвештә 16.30 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр Чернышевский урамы буенча (Шәмсетдинов урамыннан Кутузов урамына кадәр) автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Бүген Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре – үз тормышын Россия дәүләтенең милли мәнфәгатьләрен һәм суверенитетын тәэмин итүгә, илебез гражданнарының мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган кешеләр-һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
«Чистай–Водоканал» АҖ Шәмсетдинов урамындагы 20/12/2019 участогында планлы эшләр башкару сәбәпле 9.00 дән 12.00 гә кадәр Тегермән мәйданы тирәсендә су бирү туктатылачак, дип хәбәр итә.
Синоптиклар Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә, дип кисәтә:
- 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күрү мөмкинлеге начарланып буран;
төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил.;
- юлларда көчле бозлавык.