Чистай полицейскилары Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда хезмәт итәчәк

2019 елның 20 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән хезмәт варианты режимында эшләячәк, патруль нарядлары маршрутлары бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарга якынайтылачак.

Полицейскийлар балалар катнашындагы чараларга аерым игътибар бирәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм чаралары вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрелде.

Гражданнарның күпләп булуы белән бәйле урыннар, террорчылык куркынычы булмауны күздә тотып, хезмәт этләрен кулланып тикшереләчәк.

Моннан тыш, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүгә шәхси сак предприятиесе вәкилләре, ирекле халык дружинасы әгъзалары җәлеп ителәчәк.

Полиция хезмәткәрләре район халкына уяулык күрсәтүләрен һәм караучысыз калган автотранспортка, пакетларга, сумкаларга һәм шик уятырга мөмкин булган башка әйберләргә аерым игътибар бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Мондый предметлар ачыкланган очракта, кичекмәстән полициягә «02», 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International