Чистайда хаҗилар юл мәҗлесе уздырдылар.

2017 елның 14 августы, дүшәмбе
Чистайлылар быел да бу күркәм традициягә тугры булып “Әнәс” мәчетендә озату мәҗлесе уздырдылар. Хаҗилар каршында фатиха дога белән мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Киямов чыгыш ясады. Хаҗилар белән ай буе әзерләнү дәресләре оештырылган иде, шуңа өстәп аларга ул көнне былтыргы хаҗ видеоязмаларын да карый алдылар. Озату кичәсендә хаҗиларга үтенеч теләкләр теләп язылган хатлар тапшыру тагын бер күркәм традиция. Озатучыларның үтенечләрен алар Гарәфә тавында басып торганда Аллаһыбыздан сорарга вәгъдә бирделәр. Коръән укып дога колганнан соң мәҗлеснең икенче яртысы өстәл артында сый хөрмәт белән узды. Быел Чистайдан олы хаҗга эконом һәм стандарт программалары буенча 16 кеше сәфәргә чыгачаклар. Эконом программасы белән баручылар бу атнаны инде юлга чыгачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International