24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
Алмашынучан болыт.
Төнлә явым-төшем юк.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12, урыны белән +15 кә кадәр.
Көндез максималь температура +25..+27, урыны белән +30 га кадәр.