“Мәктәпкә җыенырга булыш!”

2017 елның 11 августы, җомга
Гадәт буенча бу хәйрия акциясе яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Чарада Чистай муниципаль районның социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Галина Задворнова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Госман Әнвәров, бәйгенең төп матди ярдәмчесе җирле депутат Халит Гарифуллин һәм тагын бик күп кунаклар катнашты. Чара башланып котлау сүзләрен тыңлагач балалар төркемнәргә бүленеп мөсельман яшьләре тарафыннан әзерләнгән белем дөнясына сәяхәт ясадылар. Нәниләр өчен мәчеттә тере математика, химия, физика, география, лингвистика помаклары оештырылган иде. Аларны төп персонажлар булып шәһребезнең яшь имамнары каршылады, балаларны мавыктыргыч hәм кызыклы белем илендә югалып калмаска, яңадан-яңа үрләр яуларга чакырдылар. Оештырылган “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясендә беренче сыйныфка укырга керүче 39 балага канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт hәм рәсем дәресе кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырды. Шуңа өстәп 16 күп гаиләдә үскән һәм ятим балаларга акча сертификатлары тапшырылды. Әлеге балаларның киләчәге якты буласын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International