Ярдәм итик!

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

1 декабрьда Казанның Химиклар мәдәният сараенда эстрада йолдызлары катнашлыгында “Яшисем килә” дип исемләнгән хәйрия концерты уза.

Әлеге чара мәрмәр чире - генетик остеопетроз авыруы белән көрәшүче Чистай шәһәреннән булган 9 айлык Динар Галимовка ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла. Сабыйларының гомерен саклап калыр өчен, Галимовларга декабрь уртасына кадәр 20 млн. сум акча җыярга кирәк. Динар Галимов – әниләренең икенче сабыйлары. Беренче уллары Айнур 1 яшь тә 3 ай вакытта бакыйлыкка күчә.

Сабыйның гомеренә битараф калмаска - бәйрәмгә билет алып бу изге гамәлгә үз өлешегезне кертергә, Галимовлар гаиләсенә бергәләшеп ярдәм итәргә чакырабыз! Савабы үзебезгә кайтыр.

Билет бәяләре 300-600 сум тора.

" Яшисем килә " хәйрия концертында татар эстрадасының популяр артистлары –
«Зө-Ләй-Лә» триосы, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Фазлиахметов, Илшат Вәлиев, Мурат Гайсин, Рамил Закиров, Сөмбел Билалова, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Динар Бәдретдинов (баян), Алмаз Мирзаянов, Рамил Шарапов, Сергей Анисин (саксофон), Гөлшат Имамиева, Регина Тимербулатова, Альбина Кармышева, Рамил Хәйрутдинов, Игорь Дмитриев, Бармен шоу, Арка шоу, Скрипкалар дуэты, “Йолдызлар юлы” балалар коллективы, "Салават" төркеме, балалар коллективы "Иволга" Карина Шигапова, Мавыктыргыч тәҗрибәләр тамашасы катнашачак.
Концертны Ләйсән Гилмутдинова алып бара.

Тамаша кичке сәгать 6-да Ямашев проспекты буенча 1 йортта узачак.

Ярдәм төркеме - https://vk.com/dinar_osteopetroz_sos

Тулырак мәгълүматны 89272401983, 89063256604 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International