Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Матбугат хезмәте
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Интернет-кабул итү
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
Дүрт Өйле авылында яңа клуб ачылды
2016 елның 12 октябре, чәршәмбе
Дүрт Өйле авылында «Авыл клублары» республика максатчан программасы кысаларында торгызылган яңа күп функцияле үзәкне (клуб) тантаналы ачу булды.
Җирле халык тарафыннан аны төзү мәсьәләсе инде берничә ел күтәрелгән. Авылда клуб булмау сәбәпле, тантаналы чаралар җирле мәктәптә үткәрелеп килгән, бу, әлбәттә, бик үк уңайлы булмаган.
– Яшәүчеләр берничә тапкыр муниципаль район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр, – ди Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, – һәм, ниһаять, узган ел безгә авылыбызда республика программасы буенча Мәдәният йорты төзеләчәге турында хәбәр иттеләр. Кыш азагында ук объектта төзелеш эшләре башланды, ә җәен эшләр тәмамланды.
Клуб бинасы зур булмаса да (ул 50 урынга исәпләнгән, өстәвенә, биредә китапханә дә урнашкан), авыл кешеләре аның чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелүенә ышаналар.
Клубны тантаналы ачуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, «Строй-технологии» төзелеш компаниясен оештыручы Раяз Гыйләҗетдинов катнаштылар.
Илшат Нуретдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә авыл кешеләрен кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук объектны төзүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бирегә җыелганнарның барысын да мәчетнең имам-хатыйбы Раил Зиннәтов сәламләде.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары чыгыш ясадылар.
Шулай итеп, хәзер Дүрт Өйле авылы яхшы якка үзгәрә дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
июнь, 2026 ел
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2026 елның 11 июнендә кич, 12 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль рәвештә боз явуы көтелә (Казанда 11 июньдә кич).
Хөрмәтле чистайлылар, Чистай дизайн-кодын эшләү буенча иҗтимагый фикер алышуда катнашырга чакыру
15 июньдә 17:30дан 19:00гә кадәр «Статус» үзәгендә Ленин урамында 55.
Административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.
2026 елның 8 июнендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Капиталь ремонт контрольдә: Эдуард Хәсәнов күпфатирлы йортлардагы эшләрнең барышын тикшерде
Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов торак фондка капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты. Эш сәфәре кысаларында ул Чистай Выселкасы авылында (Чапаев ур., 87 йорт) һәм Чистай шәһәрендә (Урицкий ур., 91а йорт) объектларда булды. Объектларда тулы куәтенә төзелеш эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз