Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов торак фондка капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты. Эш сәфәре кысаларында ул Чистай Выселкасы авылында (Чапаев ур., 87 йорт) һәм Чистай шәһәрендә (Урицкий ур., 91а йорт) объектларда булды. Объектларда тулы куәтенә төзелеш эшләре бара.
Эдуард Рөстәм улы ремонтның сыйфатын шәхсән үзе бәяләде, подрядчылар белән аралашты һәм халык алдында зур җаваплылык булуын искәртте.
"Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау-гражданнарыбызның уңайлылыгы һәм иминлеге мәсьәләсе. Халык үз йортларын яңартуны көтә, шуңа күрә ташламалар булырга мөмкин түгел. Подрядчылар алдына төгәл бурыч куелды: барлык объектлар да билгеләнгән вакытта һәм югары сыйфатлы итеп тапшырылырга тиеш. Без эшләрнең һәр этабын катгый контрольдә тотачакбыз", - дип шәрехләде Эдуард Хәсәнов.
Район объектларында ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү дәвам итәчәк!