Яуширмә авылы турында яңа китап чыкты

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

8 октябрь авыл мәдәният йортында Фатыхова Наилә Шакирҗан кызының "Чал тарихлы Яүширмә" (Многовековая Яуширмэ) исемле китабын тәгъдир итү кичәсе үткәрелде. Фойеда мәдәният йорты, мәктәп, музей хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә оештырылды.
Кичә барышында авыл тарихына багышланган презентация күрсәтелде.Ул үзенең чыгышында язмалары китапка кергән авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәтен әйтте, залдан яңыраган тәгъдимнәр, чыгышлар киләсе китапта урын алачак дип вәгъдә итте.
Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды.
"Бу китап Яуширмә тарихын өлешчә бергә җыйган беренче карлыгач, монда Һәр авылдашның хакы бар" - дип тәмамлады үзенең сүзен китап авторы.
Кичә мул табын артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International