Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары уку йортларына җыю

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бу сорауларга Татарстан Республикасының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары, майор Сергей Сергеевич Коцын җавап бирде.

Офицер һөнәренең җәмгыятьтә популярлыгы нәрсәгә нигезләнгән?

Офицер һөнәренең популярлыгы дәрәҗәсе соңгы дистә еллар эчендә күп тапкырлар артты, шул исәптән, хәрби хезмәт узуның матди һәм социаль стимулларының сизелерлек көчәюе һәм тулаем хәрби хезмәтнең абруе күтәрелү белән бәйле рәвештә.
Россия Федерациясенең заманча Кораллы көчләре офицеры-ул матди тотрыклылык,карьера үсеше мөмкинлеге социаль статусны күтәрү.

Ничек итеп Россия Федерациясе Кораллы көчләре офицеры булырга мөмкин?

Офицер булып Россия Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортын, шулай ук югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф оешмасы каршындагы хәрби уку үзәген тәмамлаган Россия Федерациясе гражданы була ала.

Югары уку йортларында укыту югары белем бирүнең нинди юнәлешләре һәм белгечлекләре буенча алып барыла һәм укыту вакыты нинди?

Югары хәрби уку йортлары югары белем бирүнең төп һөнәри белем бирү программаларын (специалитет, магистратура, адъюкунтура һәм ординатура) һәм урта һөнәри белем бирү программаларын (урта звено белгечләре әзерләү программасы)гамәлгә ашыралар

Югары хәрби уку йортында белем алу Күпме тора?
Укулар Россия Федерациясенең федераль бюджеты хисабына алып барыла. 

Югары уку йортында белем алуның федераль дәүләт мәгариф оешмасында укуга караганда өстенлеге нәрсәдә?

Югары уку йортларында уку гражданнарның белем алу ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел, ә дәүләт оборонасы һәм иминлеге мәнфәгатьләрендә кадрлар әзерләү максатын да күздә тота.

Шуңа бәйле рәвештә хәрби училищеларга кабул иткәндә кандидатларны җентекләп күп этаплы сайлап алу үткәрелә. Шул ук вакытта эшкә урнашу гарантияләнә, чөнки югары уку йортына әзерлек башта конкрет эш урыннары - хәрби вазифалар өчен оештырыла.

Курсантлар хәрби хезмәткәрләр өчен каралган нормалар: яшәү, туклану, кием-салым, акчалата тәэмин ителеш һ. б. буенча тулы матди һәм социаль тәэмин ителештә торалар.

Хәрби училищега керү өчен нәрсә кирәк?

Теләүчеләргә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда уку йортын сайларга булышачаклар, кирәкле документлар исемлеген бирәчәкләр, укырга керүчеләргә карата таләпләр турында сөйләячәкләр. 

Хәрби комиссариатка мөрәҗәгатьнең соңгы вакыты 2026 елның 1 августына кадәр.
Татарстан Республикасы интернет порталының рәсми сайтында «хәрби училищелар» бүлегендә югары уку йортларына керү буенча таләп ителә торган мәгълүмат урнаштырылган.

Офицерларның социаль гарантияләре нинди?

Дәүләт акчалары исәбеннән торак сатып алу:
- хезмәт торагы яки хезмәт вакытында наем өчен компенсация түләү;
- 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия белән тәэмин итү хокукы;
- гомерне һәм сәламәтлекне федераль бюджет исәбеннән иминләштерү;

- хәрби-медицина учреждениеләрендә түләүсез дәвалану һәм Миниоборона шифаханәләрендә тернәкләндерү;
- дару препаратлары белән түләүсез тәэмин итү;
- өч тапкыр түләүсез туклану;
- әйберләр мөлкәте белән түләүсез тәэмин итү;
- еллык отпуск 30дан 45 тәүлеккә кадәр;
- яңа хезмәт урынына бушлай бару, дәвалану, ялга чыгу. 

Хәрби комиссариатта барлык мәсьәләләр буенча хәрби училищеларга керү буенча кайнар линия телефоны эшли: 8(84342) 56030, 8(84342) 56027.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International