Чистайда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз инвестицияләр аша өстәмә керем алырга омтылып, мошенниклар корбаны булган. Хатын-кыз Telegram-каналда реклама белдерүен күргән, ул югары табыш вәгъдә итеп инвестицияләргә чакыра. Күрсәтелгән сылтама буенча күчкәч, ул үзенең шәхси мәгълүматларын, шул исәптән телефон номерын да калдырган.
Шуннан соң озак та үтми аның белән үзен финанс консультанты дип таныштырган кеше элемтәгә керә. Аның җитәкчелегендә хатын-кыз берничә ай дәвамында үзе күрсәткән телефон номерларына акча күчергән. "Консультант" аны керткән һәр 5 000 сум өчен ул 50 000 алачагына ышандыра. Гомумән алганда, хатын-кыз 53 350 сум күчергән, әмма вәгъдә ителгән табышны барыбер күрмәгән. Шуннан соң "консультант" аның хәбәрләренә җавап бирми башлады.
Мошенниклык корбаны булуын аңлап, зыян күрүче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта әлеге җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклауга һәм тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Полиция чираттагы тапкыр гражданнарга инвестицияләр керткәндә уяулык күрсәтергә кирәклеген искә төшерә. Кыска вакыт эчендә югары табыш вәгъдәләренә ышанмагыз, бигрәк тә бу тәкъдимнәр интернетта таныш булмаган затлардан килсә. Үз акчаларыгызны инвестицияләгәнче, компания турындагы мәгълүматны җентекләп өйрәнегез, аның лицензиясен Һәм клиентларның бәяләмәләрен тикшерегез. Акчаны билгесез затлар биргән счетларга күчермәгез.