7 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә күк күкрәү һәм кыска вакытлы җилнең 15-17 м/с га кадәр көчәюе көтелә.
Алмашынучан болытлы. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез.
Иртән, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәү.
Төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле 6-11, кайбер урыннарда кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы + 10.. + 14 ˚.
Көндез максималь температура + 20.. + 23 ˚.