Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Быел да безнең солдатларның Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы үлемсез батырлыклары турында сөйләү аеруча мөһим.
«Ватан» үзәгендә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган батырлык сәгате узды
Чарада катнашучылар «Выстрел» эзләү отряды музейларында һәм Сугышчан дан музеенда булып, совет солдатларының батырлык тарихы белән таныштылар
«Ватан» үзәгендә мөһим тарихи дата — Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган «соңгы солдат җирләнгәнче» батырлык сәгате булды. Чара «Рубеж» хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләрне, 6 нчы мәктәп һәм 2 нче гимназия укучыларын берләштерде.
Чарада катнашучылар «Выстрел» эзләү отряды музейларында һәм Сугышчан дан музеенда булып, совет солдатларының батырлык тарихы белән таныштылар.
«Мондый чаралар Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә һәм яшьләрдә патриотик хисләрне ныгыта " » - дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар