Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2024 елда 395 никах теркәлгән, шул исәптән милләтара никахлар–78, чит ил кешеләре белән–7, кабат никахлашучылар саны -272.
Иң яшь кәләш белән кияүгә 17 яшь була. Иң олы кәләшкә-79, кияүгә 81 яшь!
Яшь парларның күбесе үзләренең туй тантаналарын яхшы урында гына түгел, матур вакытта да оештырырга омтыла. 2025 елда 2 һәм 5 цифрлы даталар, шулай ук һәр айның 25 нче числосы популяр булачак. Бүгенге көндә Чистай ЗАГС бүлеге тарафыннан никахлашуга 60тан артык гариза кабул ителгән, яңа елның беренче аенда 30 никах теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, яшәү урынына карамастан, Чистай ЗАГС бүлегенә гариза бирергә мөмкин. Мөһим вакыйганы уздыру гариза биргәннән соң 1 айдан да иртәрәк түгел, ә 12 айдан да соңга калмыйча бара. Махсус шартлар булганда – мәсәлән, кәләшнең йөкле булуы, кияү – СВО катнашучысы һәм башкалар-теркәлүне көтү вакыты гариза биргән көнгә кадәр кыскартылырга мөмкин.
РФ Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирергә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/life/details/marriage_registration