ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юридик ярдәмне һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм җайга салу Департаменты директоры Р.Е. РЯБЫЙ ВКС режимында мөрәҗәгать итте.

ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 127359 гражданлык хәле акты теркәлгән, 431 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.

Республика ГХАТ органнары эшенә республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева йомгак ясады.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева катнашты. Ул ЗАГС бүлегенең Чистай муниципаль районының коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Никахлашу Сараеның эше халык арасында уңай гаилә образы формалаштыруга юнәлдерелгән. Бүлек коллективы үткән еллар традицияләрен саклап кына калмый, ә заманның яңа идеяләрен дә исәпкә ала. Монда ЗАГС бүлегенең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар: ветераннар Советы, хатын-кызлар советы, Профсоюзлар, «Сугышчан туганлык», «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары, ата-аналар комитеты, беренчеләр хәрәкәте, дини оешмалар һәм башкалар белән хезмәттәшлеген билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International