9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бүген Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар "Без чиста куллар өчен"дигән коллаж ясадылар.
Чара кереш лекциядән башланды, анда инструктор яшәүчеләр белән "коррупция" төшенчәсе һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында сөйләште. Фикер алышканнан соң коллаж рәсмиләштерделәр.
Теманың катлаулы булуына карамастан, катнашучылар бу бурычны бик яхшы үтәделәр һәм тормышның төрле өлкәләрендә намуслылык һәм ачыклык күрсәтүнең мөһимлегенә чираттагы тапкыр инандылар.