Чистайның «Юлдаш»интернат-йортында Флаг көне.

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгече Михеева Анна социаль хезмәтләр алучылар өчен мәгълүмати-иҗат сәгате үткәрде.

Чара барышында Анна яшәүчеләргә республика флагы барлыкка килү тарихы, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, флагның нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Шулай ук «Татарстан Республикасы символикасы»китабы да күрсәтелде.

Чара азагында катнашучылар төсле кәгазь куллардан аппликация ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International