Суд Чистай территориаль бүлегенең билгесез затлар даирәсен яклап дәгъвасын канәгатьләндерде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Чистай территориаль бүлеге тәмәке продукциясен сатучы «Д.Е. С» ҖЧҖгә карата «гадел билге» МТ ГИС аша мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү (алга таба – күзәтү) рәвешендә контрольдә тотылучы зат белән хезмәттәшлек итмичә контроль (күзәтчелек) чарасы үткәрде. Күзәтү барышында теркәлмәгән катнашучыларның МТ ГИСТА тәмәке продукциясе әйләнеше фактлары ачыкланды.

Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау максатыннан юридик затка кисәтүләр игълан ителде. Әмма җәмгыять тарафыннан хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән, шуңа бәйле рәвештә Чистай территориаль бүлеге билгесез төркем затларны яклап судка дәгъва гаризалары белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Тукай район судының 22.10.2024 елгы 2-1263/2024 номерлы эше буенча дәгъва таләпләре канәгатьләндерелде, җәмгыятькә товарлар әйләнеше мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында теркәлмәгән очракта тәмәке продукциясен сату эшчәнлегенә юл куймау бурычы йөкләнде.

Суд карары законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International