"Чистай" алдан үсеш территориясе

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яңа производствоны үстерү өчен «Чистай»алдан үсеш территориясе булдырылды.

«Чистай» АҮТ бизнес (яңа һәм гамәлдәге предприятиеләр) өчен кызыклы платформа булып тора – бу 12 елга җитди преференцияләр (табышка салым буенча ташламалар - 5% беренче 5 хисап чорында, 12% алдагы 7 хисап чорында, җир һәм мөлкәт салымнарыннан азат ителү).

Булачак инвестиция проектына таләпләр: эшчәнлекне бары тик Чистай шәһәре территориясендә генә гамәлгә ашыру.
Капитал салулар күләме-2,5 млн. сумнан да ким түгел.
Эш урыннары булдыру: яңа предприятие өчен-кимендә 10 берәмлек.

Чистай шәһәре территориясендә урнаштыруны планлаштыручы «Чистай» АҮТ резиденты үз предприятиесен төзү өчен җир кишәрлеген беренче сигез елга бушлай арендага алырга, аннан соң җир кишәрлеген кадастр бәясенең 12,5% Рав тигез бәядән сатып алырга, шулай ук югары көчәнеш буенча электр энергиясе алырга хокуклы.
Чистай инвесторларны хезмәттәшлеккә чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International