24 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле җил көтелә-секундына 15-20 м, урыны белән секундына 23 м.
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 9-14 м/с, тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м / с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚.
Көндез максималь температура +2..+5˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.