Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 18 ноябрь кичендә, төнлә һәм 19 ноябрь иртәсендә көньяк-көнбатыштан көчле җил секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- 19 ноябрьдә төнлә һәм иртән томан (Казанда да).
Болытлы, төнлә аязучан.
Урыны белән юеш кар, юеш һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр була.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән 15-17 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚.
Көндез максималь температура +2..+4˚.