Стресс-авыр вәзгыять аркасында барлыкка килгән тынычсызлык яки психик киеренкелек халәте.
Стресс кешенең табигый реакциясе булып тора, ул аның игътибарын көндәлек тормышта барлыкка килә торган проблемаларга яки янауларга юнәлтә. Стресс халәтен теге яки бу дәрәҗәдә һәр кеше кичерә. Әмма безнең стресска ничек җавап бирүебез безнең гомуми иминлегебезгә бәйле.
Стрессның килеп чыгу сәбәпләре күпкырлы. Стресс халәте барлыкка килүне булдырмас өчен, аның белән көрәшү методларын белергә кирәк.
Визуализация. Эчке тынычлык китерә торган идеаль картинаны күңелегездән торгызыгыз. Бөтен игътибарны шушы картинага туплап, тиз арада тынычлану һәм гармония хисе барлыкка киләчәк.
Сулыш алу техникасы. Психик һәм физиологик үз-үзеңне көйләүнең нәтиҗәле ысулларының берсе. Сулыш гимнастикасы организмның барлык системаларына да уңай йогынты ясый.
Көн режимын үтәү. Көн режимы безгә вакыт белән дөрес эш итәргә һәм вәзгыятьне контрольдә тотарга ярдәм итә. Расписаниегездә даими рәвештә ашау, гаилә белән аралашу, физик күнегүләр ясау, өйдә эшләү һәм ял итү өчен вакыт бүлеп куегыз.
Аралашу. Туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән элемтәдә торыгыз, үзегез ышанган кешеләр белән хисләрегез һәм проблемаларыгыз белән уртаклашыгыз. Аралашу кәефне яхшыртырга һәм стресс тойгысын киметергә ярдәм итә.
Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү. Көндәлек физик күнегүләр стрессны киметергә ярдәм итә. Бу җәяү йөрү, шулай ук тагын да интенсив күнегүләр булырга мөмкин.
Төс терапиясе. Ул кешенең эмоциональ халәтен үзгәртергә, эчке гармония хисе тудырырга һәм тулаем кәефне күтәрергә сәләтле. Уңайлы төсле зонада торыгыз.
Үзегезне саклагыз һәм стресска бирешмәгез!