Муниципалитетта предприятие, оешма, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды
Муниципалитетта предприятие, оешма, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде. Киңәшмәнең төп темалары - зелендольск сөт эшкәртү комбинаты филиалы эшчәнлеге, авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы, юлларның оператив торышы һәм кышкы чорга әзерлеге.
Комбинат көнгә 450 тоннага кадәр сөт эшкәртә
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының Чистай филиалы эше турында предприятие директоры Альберт Камалов сөйләде.
Докладчы комбинатның тарихы һәм аякка басуы, аның хәзерге эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда предприятие Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты структурасына кертелгән һәм анда комплекслы модернизация үткәрелгән. Предприятиедә тәҗрибәле, квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Бүгенге көндә комбинат һәркөнне 450 тоннага кадәр сөт эшкәртә. Предприятие классик продукция линейкасына юнәлгән-бу май, сөт, ряженка, катык, кефир, эремчек.
2500 гектарда урып-җыю эшләре калды
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.
Узган атнада уңай һава шартлары эшләрне яхшы темпларда башкарырга мөмкинлек бирде. Хәзер кырларда көнбагыш җыю төгәлләнеп килә, планлаштырылган мәйданнарның 90 процентка якыны җыелган,бу 6 мең гектарга якын. 13 мең тоннадан артык көнбагыш суктырылган, уңдырышлылык гектардан 22 центнер тәшкил итә.
Узган атнада ашлык кукурузын җыюга керештек. 174 гектарда 1839 тонна суктырылган. Быел кукурузның уңышы соңгы вакытта иң югары күрсәткечләрнең берсе — гектарыннан 100 центнердан артык.
Узган атнада яшелчәләр җыю буенча күп эшләр башкарылды. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 90 проценттан артыграгы чыгарылган, 28 мең тонна җыелган,уртача уңдырышлылык-47 тонна. Кишер мәйданның 35 процентында җыелган, уңдырышлылык — гектардан 91 тонна. Аш чөгендерен җыю дәвам итә. Кәбестә җыю төгәлләнгән — 450 тонна җыелган.
2500 гектарда урып — җыясы калды, аның күп өлеше-ашлык кукурузы.
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән беррәттән туфрак эшкәртү дә бара. Кырларны максималь күләмдә эшкәртү планында бу эш туфрак тирәнтен туңганчы башкарылачак.
Узган атнада 365 тонна сөт җитештерелгән, 346 тонна сөт сатылган. 28 баш бозау алынган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 149 очрагы теркәлгән
Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов сөйләде.
Хисап чорында җинаятьләр турында 11 хәбәр теркәлгән. Сводкада: мошенниклык, урлау, наркотиклар алу, ялган акча купюралары ясау факты, вак-төяк урлау һәм башка җинаятьләр.
Шәһәр һәм район юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше һәлак булган, берсе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Административ җаваплылыкка 193 кеше тартылган, шуларның 149ы — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, шул исәптән 2 машина йөртүче исерек хәлдә.
«Кышны коралланып каршы алырга кирәк"
Киңәшмә азагында Эдуард Хәсәнов җаваплы хезмәтләргә кайда һәм кайсы йортларда мич җылысы урнаштырылуы турында мәгълүмат әзерләргә кушты. Хуҗалар белән, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, аңлату әңгәмәләре үткәрергә.
Эдуард Рөстәм улы шулай ук хезмәтләрне һәм ведомстволарны кышкы сезонга әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды.
- Салкын, кар, кыш инде якын. Шуңа күрә чираттагы тапкыр автомобиль юлларына, тротуарларга, шәһәр урамнарына хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләренә инде хәзер үк коралланырга мөрәҗәгать итәм. Техника, катнашмалар, кешеләр әзер булырга тиеш, - диде Эдуард Хәсәнов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләренең ведомство буйсынуындагы территорияләрне җыелган яфраклардан чистартырга кирәклегенә басым ясады.