Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Чистайда яшәүче 46 яшьлек кешенең фатирындагы тентү барышында экспертиза гомуми массасы 19,4 грамм булган «гашиш» наркотик чарасы дип таныган матдә табылган һәм алынган.
Әлеге факт буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (»наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү"). Әлеге маддәнең санкциясе өч елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне, яки ике елга кадәр төзәтү эшләрен, яки өч елга кадәр иреген чикләүне күздә тота.
Тоткарланучының элегрәк шундый ук җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган.
Полиция исегезгә төшерә: әгәр дә сез наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле фактлар турында белсәгез, бу хакта кичекмәстән ышаныч телефоны 7(843) 291-20-02 аша яки полициянең дежур частена хәбәр итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.