Муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә район башлыгы предприятие һәм оешма җитәкчеләренә коллективларда профилактик әңгәмәләрне ешрак үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге, агросәнәгать тармагындагы эшләрнең барышы, оператив вәзгыять, мошенникларга каршы тору, язылу кампаниясе муниципалитетта атналык киңәшмәнең темасы булды. Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Өлкән буын чараларда актив катнаша
Чистай районы ветераннарының (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы эше турындагы мәгълүматны аның рәисе Татьяна Тихонова җиткерде.
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм район пенсионерлары төрле чараларда актив катнашалар, шул исәптән республика күләмендә дә, аларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Җирле ветераннар оешмасы үзе дә фестивальләр, конкурслар, спорт ярышларын оештыручы булып тора, анда өлкән буын кешеләре рәхәтләнеп катнаша, яшьләрне дә җәлеп итә. Татьяна Николаевна сүзләренчә, иҗтимагый оешмада сугыш ветераннарына аерым игътибар бирелә. 3 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше, Блокададагы Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары яши. Ветераннар советы әгъзалары алар янына даими килеп бәйрәмнәргә бүләкләр бирәләр. Иҗтимагый оешма активистлары тыл хезмәтчәннәрен дә игътибарсыз калдырмый, алар районда 246 кеше. Татьяна Тихонова шулай ук өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уздырылган һәм якын көннәргә планлаштырылган чаралар турында сөйләде.
Район өчен рекордлы соя уңышы җыелды
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган атна аграрийлар өчен уңышлы булды, зур күләмдә эш башкарылды.
Хәзер кырларда көнбагыш җыю эшләре бара, фаразланган мәйданның 70 проценты җыелган, 8 590 тонна суктырылган, уңдырышлылык гектардан 19 центнер тәшкил итә.
Соя җыю төгәлләнде. Чистай районы тарихында быелгы кебек тулаем җыем булмады. 3,5 мең гектардан 9 мең тоннага якын соя җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә, бу соя өчен бик яхшы күрсәткеч.
Хуҗалыклар шулай ук рапс җыюны да төгәлләделәр. 26 мең тоннадан артык суктырылган,уртача уңдырышлылык гектарыннан 23 центнерга якын. Күрсәткеч Яхшы. Көнбагыш җыю эшләрен төгәллисе бар әле.
Яшелчәләр: бәрәңге, кишер, аш чөгендере җыю дәвам итә. Хуҗалыкларда бер үк вакытта туфрак эшкәртү эшләре алып барыла.
Узган атнада 370 тонна сөт җитештерелгән, 351 тонна сөт сатылган.
Руль артында исерек килеш 4 машина йөртүче эләккән
Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов сөйләде. Хисап чорында җинаятьләр турында 8 хәбәр теркәлгән. Сводкада наркотиклар алу, дистанцион мошенниклык, банк картасыннан урлау һәм башкалар.
Шәһәр һәм район юлларында 21 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 193 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 168е-юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, шул исәптән 4 машина йөртүче исерек хәлдә.
"Коллективларда аңлату әңгәмәләре үткәрегез»
Киңәшмә азагында Дмитрий Иванов җитәкчеләргә коллективларда мошенниклык темасына профилактик әңгәмәләр уздыру кирәклегенә басым ясады.
- Кызганычка каршы, интернет-мошенниклык очраклары кимеми. Аферистлар алдауның яңа ысулларын уйлап таба, ә кешеләр аларга эләгә: акча югалта, зур кредитлар рәсмиләштерә. Шул ук мошенниклар акчаны кире кайтарырга вәгъдә итеп, аларны җинаятькә этәргән очраклар да еш була. Хөрмәтле җитәкчеләр! Кешеләрнең мөмкин кадәр уяу булулары, бу мәгълүматны якыннарына: өлкәннәргә, балаларга һәм башка туганнарга җиткерүләре турында коллективларда аңлату эшләре үткәрүегезне үтенәм, – дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Алексеевич.
Муниципаль район башлыгы шулай ук 2025 елның 1 яртыеллыгына матбугатка язылу ункөнлеге узуын искә төшерде.
- Газета - журналларга язылыгыз, өлкән яшьтәге туганнарыгызга, шул исәптән «Чистай хәбәрләре»нә дә язылыгыз. Алар, нигездә, шәһәр һәм райондагы вакыйгалар турында газеталардан беләләр бит, - диде муниципаль район башлыгы.