Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең быел өченче киңәйтелгән утырышы булды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан Чистай районы юлларында 6 кеше һәлак булды.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр буенча статистиканы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйттеләр

Чистай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең быел өченче киңәйтелгән утырышы булды. Аны Комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Артем Корнилов, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары, шәһәр прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре, бердәм дежур диспетчерлык хезмәте вәкилләре, муниципальара ташучылар катнашты.

Эдуард Хәсәнов утырышны статистикадан башлады.

— Быелның 8 аенда район юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 61 кеше зыян күргән, 6 кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Агымдагы елның 8 аенда 10 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 13 кеше зыян күргән. 2023 елда балигъ булмаганнар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 бала зыян күргән, - диде Эдуард Рөстәм улы.

Аварияләрнең төп сәбәпләре, алар еш була торган урыннар, һәлакәтләр санын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында фикер алышу барышында тикшерелде. Ул 8 сорауны үз эченә алды.

Район юлларында аварияләрнең үткән чоры торышы һәм аны тотрыкландыру чаралары турында Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 8 фактка һәм яраланучылар саны 9 кешегә кимегән, үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган.

— Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлы рәвештә тупас бозу, тизлек режимын үтәмәү, юл чатларын узу чиратлылыгы, каршы як юлга чыгу, - диде Илдар Илфарович.

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Чистай районында аварияләрнең торышы турында Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Артем Корнилов сөйләде.

- Чистай районында агымдагы елның 8 аенда юл-транспорт һәлакәтләре һәм исерек машина йөртүчеләр гаебе белән яраланучылар саны арту күзәтелә, үлүчеләр юк, - дип ассызыклады нотыкчы.

Артем Корнилов, исерек машина йөртүчеләр катнашында аварияләрне кисәтү максатларында, авыл җирлекләре башлыкларына, исерек машина йөртүчеләр белән транспорт белән идарә итү фактлары турында ышанычлы мәгълүмат алу максатында, халык һәм иҗтимагый формированиеләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. Мондый фактлар турында дежур часть телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Нотыкчы шулай ук гражданнардан исерек хәлдә булган машина йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итү фактлары турында аноним мәгълүмат алу өчен Чистай районында тиешле Телеграм-канал эшләвен искәртте. Ул аны популярлаштыру эшен дәвам итәргә чакырды.

Утырышта шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимовның доклады тыңланды, ул мәгариф учреждениеләре янында урам - юл челтәрен төзекләндерү эшләре турында сөйләде.

Шулай ук мәктәп автобусларын яңа уку елына әзерләү, шәһәрдә пассажирлар йөртүне оештыру, автобус паркының торышы, административ штрафларны түләтү эшләре, яшьләр оешмаларын һәм берләшмәләрен юл - транспорт травматизмын булдырмау эшчәнлегенә җәлеп итү турында да сөйләделәр.

Утырыш ахырында комиссия әгъзалары гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International