«Тукта, мошенниклар!»

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсенең иҗтимагый советы әгъзалары в.г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалының 2 курс студентлары белән «Тукта, мошенниклар»акциясе үткәрделәр.

Полиция хезмәткәре белән зур булмаган инструктаждан соң, студентлар гражданнарга мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнен җиткерү өчен урамга чыктылар. Моннан тыш, балалар профилактик листовкалар тутырылган блокнотлар тараттылар, гражданнарны игътибарлы, уяу булырга, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан сөйләшмәскә һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә берничек тә тапшырмаска кисәттеләр.

«Акцияне җанлы урамда - кибетләр янында, тукталышта, мөмкин кадәр күбрәк кешене колачлау һәм гражданнарның игътибарын проблемага җәлеп итү өчен үткәрделәр», - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Иҗтимагый советы рәисе Эльмира Җамалетдинова.   «Бу мәгълүмати листовкалар шәһәребез халкына файда китерер дип өметләнәбез"»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International