2024 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак.
19 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-18 м/с (Казанда да).
Алмашынучан болыт. Төнлә һәм иртә белән явым - төшемсез, урыны белән томан.
Көндез-кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 4-9 м/с, көндез һәм кичен 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+10, көньякта +2..+7, урыны белән туфракта 0.
Көндез максималь температура +21..+24˚.