Яшьләр үзәгендә бүген сукырларча Мина кыры үттеләр, носилка ясадылар, хәтта бомба эзләделәр! Биремнәр шаярту түгел иде, ә ситуацияләр - чынбарлыкка максималь якынайтылган.
"PRO террор" квестын "Инсайт" үзәге белгечләре КИУның Чистай филиалы студентлары өчен Террорчылыкка каршы юнәлеш һәм «Экстремизмга – ЮК» айлыгы кысаларында үткәрде. Яшьләр 5 станция үтте.
Командада катнашучыларның кайберләре җитәкче ярдәмендә сукырларча "мина кырын" узганда, икенчеләре аяк, кул сынганда яки баш җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәттеләр һәм бирелгән материаллардан носилкалар ясадылар. Шулай ук балалар шифрланган сүзләр эзләделәр, экстремизм һәм террорчылыкка бәйле сорауларга җавап бирделәр, шартлаткыч җайланмалар муляжларын эзләделәр.
Ахырда истәлекле бүләкләр алган җиңүчеләрне билгеләделәр