Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисенең ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итүе булды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 27 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.  Әлеге чарада безнең Чистай районын Мәгъсүмовлар гаиләсе тәкъдим итте.

Мәгъсүмовлар 43 ел гомер буе бер гаилә юлы белән баралар. Мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән еллар эчендә ир белән хатынның дүрт баласы туа.

Гаилә башлыгы миңневәкиф Мәгъсүт улы – эчке эшләр органнары ветераны, Чистай төрмәсендә офицер, аннары милициядә участок уполномоченные булып эшләгән, хокук саклау органнарыннан лаеклы ялга киткәннән соң, инкассация эшен дәвам иткән.

Гөлсирә Хәсәновна – бөтен хезмәт гомерен медицинага багышлаган-Чистай үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Аның өчен иң мөһим бурычы-кайгыртучан хатын һәм ана булу, Өй учагын саклаучы булу. Бу бурычны ул йөз процентка үтәде, чөнки Мәгъсүмовлар гаиләсендә дүрт хезмәт сөючән, намуслы, кыю, батыр балалар, илебезнең чын патриотлары үсте. 

Олы улы Ринат-полиция майоры, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәте белән җитәкчелек итә. Тугры хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә һәм ведомство медальләренә лаек була, «кайнар нокталарга» дистәләгән командировкалар ясый, аны яшьләр үрнәгенә куялар.

Икенче улы Ришат-хәзерге заман җитәкчесе дип аталучы, кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүче кеше. Ул җитәкләгән Чистай авыл җирлеге актив рәвештә төзекләндерелә, үсә. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата игелекле һәм игътибарлы, ул күп балалы һәм мохтаҗларга даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтә. Ришат Мәгъсүмов – Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, ул фронтка ярдәм итү буенча халык ирекле хәрәкәтендә актив катнашып кына калмый, ә шәхсән үзе Украинадагы махсус хәрби операция уздыру зонасына хәрби хезмәткәрләргә гуманитар йөкләр җыя һәм илтә.

Өченче улы – Рифат Росгвардиянең ОМОН сугышчысы булып тора. Ун ел дәвамында җәмәгать тәртибен саклау һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычларны үтәде, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәштә катнашты, оператив-эзләү һәм тикшерү чараларына көч кулланып ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

Балачактан погон кияргә хыялланган кызы Регина бүген Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча ФКУ СИЗО-5 оештыру-аналитика төркемендә өлкән инспектор булып эшли.

Мәгъсүмовлар гаиләсе ватандашлары арасында үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә нигезләренең ныклыгы белән танылган. Үзара хөрмәт һәм аңлау, шунда ук ярдәмгә килергә әзер булу, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә теләү, булганның кадерен белү һәм яшәгән һәр көне өчен рәхмәтле булу – менә нәрсә Мәгъсүмовлар парында гармонияне сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International