ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ГРАЖДАН ҖӘМГЫЯТЕ ИНСТИТУТЛАРЫН ҮСТЕРҮГӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ ПРЕМИЯСЕ

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 20 августыннан 23 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.  
Сылтама буенча өстәмә мәгълүмат 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International