Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Советында Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.
Утырышны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович үткәрде.
Көн тәртибендә эшкә кабул итү турында хәбәр итү һәм муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче гражданнар белән хезмәт килешүе төзү мәсьәләсе каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады.