16 июльдән 22 июльгә кадәр республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак, кайбер көнбатыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-20 м/с тизлектәге яшенле яңгыр, төнлә һәм иртән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында көчәю 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +15..+18˚.
Көндез максималь температура +24..+27˚.