Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы.

2024 елның 2 июле, сишәмбе

8.07.2024 елдан 14.07.2024 елга кадәр Россия Федерациясендә беренче тапкыр гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узачак.

 Хокукый ярдәм атналыгы Россиядә Гаилә елын үткәрүгә, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган, ул изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган.

Шуңа бәйле рәвештә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2024 елның 10 июлендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә. хокукый ярдәм көне оештырылачак.

Чистай, Ленин урамы,34 йорт, тел. 5-15-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International